«Витаминлы» кишер салаты

Кирәк булачак:

1 кишер, 1 алма, йөзем. шикәр комы, корица, каймак.

 Кишерне эре угычтан чыгартабыз. Алма вак шакмаклап турала. Кишер белән алма янына кирәгенчә йөзем кушабыз.

Заправка өчен каймакка шикәр комы белән корица кушарга кирәк.

Салат ашар алдыннан бутала.

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий