Бүген күпләр симерүдән зарлана. Галимнәр һәм табиблар фикеренчә, симерү нәселдәнлеккә һәм күп ашауга гына бәйле түгел. Әгәр дә кеше даими рәвештә үз өстендә эшләп, ябыгу өчен тиешле чаралар күрсә, гәүдәсенең байтак артык килограммнарыннан «котыла» ала. Моның шулай икәнлеген Казанда яшәүче 30 яшьлек Тимур Бикбулатов үз мисалында бик ачык раслады.
Якташыбыз СТС каналында бара торган «Взвешенные люди» тамашасында катнашып, тапшыру яздырылган дүрт ай эчендә 54 кило авырлыгыннан арынды (148 килодан 94кә калды). Нур өстенә нур дигәндәй, моның өчен аңа, җиңүче буларак, 2,5 млн. сум акча да бирделәр.
– Тимур, әлеге шоу-тамашага син ничек эләктең? Анда катнашыр өчен юаннарны гына сайлап алалармы?
– Мин әлеге тапшыруга очраклы рәвештә генә эләктем. Узган ел якын дусларымның берсе – Артемда кунакта ашап-эчеп утырганда СТС каналыннан «Взвешенные люди» дигән реалити-шоуның беренчесе бара иде. Шунда Артем: «Сиңа бу тапшыруга эләгергә кирәк. Ул – нәкъ синең өчен», – дип бәйләнде генә бит. Мин инде, гадәтемчә, сөйләшүне уен-көлкегә бордым: «Анда эләгергә теләүчеләр меңнәр, инде киләсе тапшыруга да катнашучыларны сайлап алганнардыр», – дидем. Мин бу хакта оныткан идем инде, ә Артем онытмаган икән. Ике айлап вакыт үткәч: «Тиз генә минем янга килеп җит», – дип чакыра бу мине. Барсам, бу СТС каналының Казандагы офисы булып чыкты. Андагылар иң башта минем белән әңгәмә үткәрделәр. Аннан соң медицина күзәтүе уздым. Сайлап алуның монысы иң катлаулысы булгандыр, мөгаен. Чөнки авырлыклары нормадан шактый күпкә зурраклар, әлбәттә, кан басымы, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулардан иза чигәләр.
– Кайберәүләр яшьтән үк тулы гәүдәле, юантык булалар, ә кайберәүләр 30-40тан соң гына юаная башлыйлар. Син бу яктан үзеңнең яшьтәшләреңнән кайчанрак аерыла башладың?
– Бәләкәй чактан ук юантык идем. Югыйсә, әтием дә, әнием дә андый түгел. Әтием Фоат Фәйзрахман улы – очучы-сынаучы, әнием Татьяна Ермолаевна белән Себердәге Төмән шәһәрендә танышкан да, аны бирегә алып кайткан.
Юантык булу миңа мәктәптә укыганда ирекле көрәш белән шөгыльләнергә, төрле концертларда, КВНнарда катнашырга комачауламады, тик картингка гына (кечкенә узышу автомобиле) утыра алмадым. Казанның 139 нчы мәктәбен тәмамлагач төзүче инженерлар институтына укырга кердем, анда бераз укыганнан соң социаль-юридик институтка күчеп, аны тәмамладым, төзелеш фирмасында эшләдем.
– Синең авырлыгың мәктәпне тәмамлаганда ук центнердан артык булган, аннан гел арткан да арткан. Авырлыгыңны киметергә тырышкан чакларың булдымы?
– Берничә тапкыр диетада утырып, ашауны кысып карадым, ябыгырга булышучы биовитаминнар да кулландым, тик нәтиҗәсе генә булмады: ун килога кимим дә, тагын 15 килога артып китәм. Моннан ике ел элек мин 164 килога җиткән идем инде. Шуңа күрә шоуда катнашып, авырлыкны киметергә тәкъдим ясалуны мин бер могҗиза буларак кабул иттем.
– Тапшыруның үзенә килсәк, аның экранга чыкмаган өлеше хакында күбрәк беләсе килә. 16 атна, ягъни дүрт ай буена гаиләдән, дус-ишләрдән аерылып, моңарчы бөтенләй дә белмәгән кешеләр белән бергә яшәү өчен, чыннан да, зур батырлык кирәктер. Кайда һәм ничек яшәдегез? Бөтенесенә дә кул селтәп, Казанга кайтып китәсе килгән чаклар булмадымы?
– Иң әүвәле бөтен ил буенча кастинг үткәреп, 18 кешене сайлап алдылар. Тапшыру төшерелгән август-декабрь айларында без Мәскәү янындагы Монино шәһәрендә яшәдек. Без яшәгән урынны шифаханә дип атарга була, биредә спорт белән шөгыльләнү өчен дә, ял итү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Иң мөһиме: һәрдаим табиблар, махсус тренерлар, диетологлар, психологлар күзәтүе астында торасың. Сайлап алынган 18 кешене башта ук ике командага бүлделәр. Иң җиңелебез – 108, ә иң авырыбыз 218 кило иде. 148 килом белән мин алар арасында «уртачарак» авырлыкта саналдым. Һәр атна ахырында һәр команданың гомуми авырлыгын үлчиләр дә, аларның кайсысы азрак ябыккан, шул команда, үзе сайлап, берәр кешесен өенә кайтарып җибәрергә тиеш була. Шулай итеп, һәр атна саен катнашучылар саны бер кешегә кимеп бара.
Бер тиен дә түләмичә ашап-эчеп, табиблар күзәтүе астында ябыгып, спорт белән шөгыльләнеп, үзең кебекләр белән аралашып яшәү дә туйдыра икән, өч-дүрт атнадан соң Казанны, гаиләмне сагына башладым. Моны калганнар да сизеп алдылар бугай, җиденче атнада мине, «артык кеше»гә санап, шоудан төшереп тә калдырдылар. Тыныч кына Казанга кайтып киттем. Тик ике атнадан мине тагын бәхет басты: безнең командадан берәү чирләп киткән дә (ә авыручыларны алга таба сынауларга кертмиләр), мине яңадан чакырып алдылар. Шулай итеп, мин янәдән шоуда катнашып ябыгуны дәвам иттем.
– Тегендәгеләр сине янәдән ничек кабул иттеләр соң?
– Төптән уйлап караганда, бер-берсе өчен көндәш саналсалар да, командалар үзара дус яши. Әле менә шоу тәмамлангач та Питердан Алена Зарецкая, Оренбургтан Маргарита Богатырева, Кырымнан Ләйлә, Ижаудан Яков Поваренко белән аралашып торабыз. Анда бит катнашучылардан тыш төшерүче операторлар, режиссерлар, ут куючылар, инструкторлар – барысы 70ләп кеше дә безнең белән бергә яши, ашый дигәндәй, алар белән дә дуслашып беттек.
– Синең Казаннан булуың гомуми җиңүеңдә бераз ярдәм иттеме?
– Иткәндер дип уйлыйм. Гомумән алганда, Мәскәү, Питер, Казан, Екатеринбург кебек зур шәһәрләрдән генә түгел, ә гап-гади авылдан килүче дә җиңү яуларга мөмкин. Теоретик яктан, әлбәттә. Мине башта ук үзебезнең команданың капитаны итеп сайладылар. Теләсә кем белән аралашырга яратуым, ачык күңеллелегем өчендер инде.
Ә гомумән алганда, бүген Русиядә Казанга, Татарстанга зур хөрмәт белән карыйлар. Моннан ун еллар чамасы элек алай түгел иде. Моңа бездә Универсиада һәм төрле ярышлар үтү, безнекеләрнең «Голос», «Созвездие», КВН, «Умники» кебек телевизион шоуларда җиңү яулаулары да ярдәм иткәндер, әлбәттә. Бу тапшыру төшерелгәндә генә түгел, гомумән ил буйлап йөргәндә дә (миңа эшем буенча гел юлда йөрергә туры килә иде) Казан хакында гел уңай фикерләр генә ишетергә туры килде.
– Ә шоуны алып баручы Юлия Ковальчук тормышта ниндирәк кеше?
– Экранда бик җитди күренсә дә, бик тә нечкә күңелле, гаҗәеп акыллы алып баручы. Катнашучылар гына түгел, операторлар да, режиссерлар да нәрсә әйтер икән дип аның авызына гына карап торалар.
– Узган ел төшерсәләр дә, сезнең шоуны әле быел гына күрсәттеләр. Син инде, кем әйтмешли, соңгы арада «телейолдыз»га әйләндең. Җиңеп алынган 2,5 млн.сум акчаны нәрсәгә тотарга уйлыйсың?
– Иң элек гаиләгә, әлбәттә. Хатыным Ләйсәнгә, ике улыма түземлекләре өчен бик зур рәхмәт. Аннан соң мин үз фирмамны ачып, ябыгырга теләүчеләргә кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә телим. Инде хәзер үк күпләр минем ябыгу тәҗрибәм белән кызыксына, киңәшләр сорый. Хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар.
– Чит илләр дигәннән, ялгышмасам, мондый ябыгу шоуларын иң беренче булып АКШ телевидениесе башлап җибәрде. Ә бу ил симезләр саны буенча дөньяда беренче урында тора. Аннан соң инде башка илләрдә дә оештыра башладылар. Син аларны карыйсыңмы?
– Әйе, дөрес әйтәсең. Американың The Biggestloser проектыннан соң егермедән артык илдә шундый ук шоуларны оештыра башладылар. Алар саны елдан-ел арта бара. Мондый чаралардан Русия читтә кала аламыни? СТС каналы да «Взвешенные люди» дигән шоу оештырды. Мин менә шуның икенчесендә җиңү яулавым белән бик тә горурланам. Хәзер инде шушы темага багышланган чит ил тапшыруларын да кызыксынып карап барам.
– Әлбәттә, җиңү зур әйбер. Гадел көрәштә яуланган акча да кесәне төртеп тишми. Шулай да анда катнашу синең яшәү рәвешеңне бераз гына булса да үзгәрттеме?
– Бераз гына түгел, нык үзгәртте. Әле мин аннан кайткач та янә ун килога ябыктым. Хәзер авырлыгым 84 килограмм. Якыннан белгән танышларымның күбесе миңа шаккатып карый. Иң мөһиме: минем хәзер үз-үземә ышанычым артты, яңадан туган кебек булдым. Хәзер инде ничек тукланырга, нинди күнегүләр ясарга икәнен бик яхшы беләм.
– Центнер ярымлы чакта байтак кына авыруларым бар иде, хәзер алардан котылдым, дисең. Нинди авырулар иде алар?
– Медицина буенча кешенең симезлеген, юанлыгын билгеләүнең гап-гади ысулы бар – синең авырлыгың белән буеңның пропорциясе якынча йөз булырга тиеш. Әйтик, буең 1 метр 80 сантиметр икән, авырлыгың 80-85 килограмм тирәсе булса, бик әйбәт. Ә 100дән артып китсә, ашказаны-эчәк, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар килеп чыгуы көн кебек ачык. Мин дә гипертониядән, тын кысылудан (одышка), шикәр авыруыннан интектем. Хәзер, Аллага шөкер, алар хакында уйлаганым да юк. Элегрәк өченче катка да интегеп менә идем, хәзер унөченче катка менеп төшү дә берни түгел. Иртә-кичен күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Иң мөһиме – балаларым, хатыным, дус-ишләрем алдында да үземне кимчелекле дип тоймыйм.