«Бәйрәм» салаты рецепты

Үзенчәлекле салат өчен 3-4 данә бәрәңге, 200 грамм ысланган тавык ите яки кальмар, 2 данә маринадланган кыяр, 3 данә йомырка, 1 данә алма, 150-200 граммсыр, майонез, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, кишер кирәк.

 Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суынганнан соң эре, сырны исә вак угычтан уарга. Кыярны, тавыкны саламлап яки шакмаклап турарга. Алманы чистартырга, эре угычтан уып, каралмасын өчен өстенә лимон согы сирпергә.

Иң яхшысы, алманы салатны ясаган вакытта гына угычтан уыгыз. Алма яратмыйсыз икән, салатка аны салмаска да була.

Майонезны сарымсак белән болгатырга. Салатны катламлап ясарга кирәк. Һәр катламы саен сарымсаклы майонез сыларга.

Беренче катлам: бәрәңге.

Икенче катлам: туралган кыярның яртысы.

Өченче катлам: ысланган тавык ите яки кальмар.

Дүртенче катлам: калган кыяр.

Бишенче катлам: йомырка.

Алтынчы катлам: алма (теләгән очракта).

Җиденче катлам: сыр.

Өстен майонез белән сылаганнан соң зәйтүн җимеше белән бизәргә.

Бәйле