Иртәгә түгел, бүген!.. [тормыш хәле]

Авылдашыбыз, бергә уйнап үскән дустыбыз Ленаның ире үлеп китте. Көтмәгәндә. Дөрес, берәр ай чамасы элек улым: «Валентин абыйга инфаркт булган», – дип сөйләнгән, мин исә Ленага шалтыратып хәлләрен белешергә ниятләп куйган идем – нишләптер, өлгереп җитеп булмады.

 Дөресен әйткәндә, соңгы вакытта бик аралашып яшәмәдек тә бугай шул без. Югыйсә, Казанда укуны тәмамлап, Чаллыга эшкә килгән чагында, мин иң беренче Леналарга килеп урнашкан, һәм без дистә еллар буе авылдашларча, дусларча дигәндәй даими бәйләнештә, элемтәдә торган идек. Аннары инде… гаилә мәшәкатьләре бастымы, балаларның бик тиз үсеп китеп, аерылмас дусларга әверелүе безне, нишләптер, ерагайттымы – кем белсен. Әмма мөнәсәбәтләр элеккечә якын булмаса да, Лена белән Валентин, бу гаҗәеп пар, яшьлегемнең Чаллыда узган бер матур чорын, шул чорның эзен, рухын, яктылыгын үзләрендә саклаган булган икән. Валентинның – шушы һәрчак көләч йөзле керәшен егетенең үлеме миңа кинәт кенә шул яшьлекнең бик-бик артта калганын искәртте кебек.

Хәер, яшьлек ничекләр артта калмасын – инде балалар үсеп беткән бит. Әле кайчан гына Лена, авылга кайткач, кызык ясап (и, бала-чагалар булганбыз инде бөтенебез дә!) кечкенә Владигын безнең янга пакетка утыртып алып килгән иде. Шул Владик инде үсеп җитеп, институт тәмамлады, юрист булып эшли, үзе дә бала үстерә. Минем Алмазыма да – уйласаң исләрең китәр – 22 тула язган. Алмаз кечкенә вакытта без Леналарга бик еш бара, яңа теле ачылып килгән сабый, яңа һөнәренә сөенә-сөенә, шалкан әкиятен сөйли, Лена белән Валентин, аны кат-кат сөйләтеп, рәхәтләнеп көлешәләр иде. Бүген ул инде әнә Казаннан Валентин абыйсын соңгы юлга озатырга кайткан.

…Без болыт кадәр халык җыелган подъезд төбендә (Валентинның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары) Алмаз белән икәү, бу кинәт килгән югалтудан тетрәнеп, әкрен генә сөйләшеп торабыз.

– Минем хәзер матди байлыкларга исем китми, улым, – дим мин. – Булганына риза булып яшәр өчен дә гомер кирәк.
Ул исә минем фикергә каршы килми генә үзенекен өсти:
– Просто бүген яшәргә кирәк, әни.
– Бүген яшәргә? Ә мин бүген (!) яшәмим мени соң?
– Белмим шул, – ди ул мине үпкәләтәсе килмәгәндәй сак кына.
– Ашыйсы килгәнемне ашыйм, киясе килгәнемне киям, чит илләргә йөрергә болай да хирыслыгым юк. Гомумән алганда, үземне бернидән дә чикләмим кебек. Мин нәрсәне иртәгәгә калдырам икән соң, улым?
– Бәлки, аралашуныдыр?

Аралашуны? Алмаз әйткәч, сискәнеп киттем: чыннан да, болай гына – бер йомышсыз кемгә дә булса барганым булды микән минем соңгы елларда? Мөгаен, юктыр. Эшмәкәр хатын-кыз да түгелмен, югыйсә, гаиләгә күпләп акча кертүче дә түгелмен, әмма дә ләкин, ни гаҗәп – минем бүген дус-иш кызлар белән кафеда сөйләшеп утырырга да вакытым юк икән ләбаса! Дистә еллар буе аралашып яшәгән күрше әбиемнең кереп хәлен белешергә дә вакытым юк икән минем бүген! Хәтта… менә Валентинны да минем инде 4-5 ел чамасы күргәнем булмаган икән бит!

Мондый очрашу-хәл белешүләрнең кайсы берсен мин йә күнегелгән гадәт буенча иртәгәгә калдырып киләм, йә бөтенләй кирәсез бер эш, хәтта вакытны бушка сарыф итү дип исәплим. Ә үзем шул алтындай кыйммәт дип санаган вакытымны өйдә кат-кат тузан сөртеп, плүс телевизордан тузга язмаган шоу-тапшырулар карап, интернетта социаль сайтларда актарынып… бер сүз белән әйткәндә, әрәмгә үткәрәм икән.

Интернет, дигәннән – бу чир, хәерсез, инде балаларга гына түгел, үзебезгә дә йокты мәллә соң ул? Алар дуслар белән уйнауны ничек компьютер каршында итеп күз алдына китерсә, без дә бүген очрашып сөйләшүгә караганда, «Вконтакте»да гәпләшеп алуны кулайрак күрәбез. Социаль челтәрләрдә дуслашабыз, бәхәсләшәбез, хәтта үпкәләшәбез…

Әгәр алга таба да шулай дәвам итсәк… Үкенечләрнең моннан аянычлары да булырга мөмкин икән бит әле аның! Без… намазга басуны да, күнегелгән гадәт буенча, һаман иртәгәгә калдырып киләбез түгелме соң? Бүген кылынасы гыйбадәтне дә иртәгәгә калдырып торабыз… Аллаһ янына барырга әзерлекне дә (бик яхшылап, җиренә җиткереп, әмма…) бүгеннән түгел, иртәгәдән башларга ниятләп йөрибез… Эшлисе игелекләребезнең дә кайберләрен иртәгәгә кадәр кичектереп тормыйбыз микән әле, гөнаһ шомлыгына каршы?

Ә бит, югыйсә… Яшәү бик гади нәрсә икән ләбаса. Бүген яшәргә кирәк диләр әнә бездән акыллы яшьләр. «Просто» бүген яшәргә кирәк, диләр.
Иртәгә түгел, бүген!..

Ризидә Гасыймова,

Сөембикә журналы сайты

Бәйле