Фирдүс Тямаев хатынына алмаш эзли

Эстраданың популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиеваның уллары Раянга 2 яшь тулды. Туган көн җырчының Нурлаттагы өендә узган. «Балалар өчен уен мәйданчыгы ясадым, матур бәйрәм оештырдык. Төрле шәһәрләрдән дуслар, туганнар килде, улыбызның туган көнен күңелле генә үткәрдек», – диде Фирдүс.

– Фирдүс, Раянның туган көненә нәрсә бүләк иттегез?

– Велосипед алырга теләгән идек, әмма Резеда белән алмый торырга сөйләштек. Белгән кебек, якын дусларыбыз туган көненә велосипед алып килде! Раянның уенчыклары бик күп, тамашачылар да еш бүләк итә. Бөтен әйбере бар. Үзем дә балалар кибетенә керсәм, буш кул белән чыкмыйм. Тик нигәдер аңа ул уенчыклар кызык түгел, улым йә минем эш кораллары белән уйный, йә аш бүлмәсендә әнисенә «булыша».

– Раян өч айлык чагыннан ук сезнең белән гастрольләргә йөри. Балалар бакчасына урнаштырырга уйламыйсызмы әле?

– Алла теләсә, көзгә балалар бакчасына бирергә исәп бар. Билгеле инде Резеда минем белән гастрольләрдә йөри алмаячак, улыбыз белән булачак. Няняга калдырырга теләмибез, бала әнисе белән булырга тиеш дип саныйм. Шул сәбәпле Резеда урынына җырчы кыз эзлибез.

– Клипларыңда төшәргә теләүчеләр арасында рәсми төркемеңдә бәйге игълан иттең. Барлыгы ничә клип төшерергә планлаштырасың?

– Ун клип төшерергә дип үземә максат куйдым, бәлки азрак та булыр. Алар арасында «Язмыш төеннәре», «Дуслар була санаулы гына» һәм башка җырлар бар. Клипта төшәргә теләүчеләр рәсми төркемемә фотоларын җибәрергә тиеш. Бүгенге көндә 250дән артык фото килде. Алар белән күрешеп, аралашып, осталыкларын күреп, клип геройларын сайларбыз дип уйлыйм.

– Җыр-моңга, Фирдүс Тямаев иҗатына гашыйк булучылар арасында да бәйге оештырасың. Аның асылы нидә?

– Минем репертуардагы җырны башкарып, Инстаграмга яки Вконтакте челтәренә юлларга кирәк. Иң яхшы башкаручы концертымда чыгыш ясаячак. Яшь буенча аерым шартлар юк, һәр теләгән кеше катнаша ала. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.

– Синең хакта «сәхнәдә озак җырламаячак», «төшеп калачак» ише сүзләр йөрсә дә, популярлыгың кимеми. Быел Казанның УНИКС залында 5 көн рәттән концерт оештырдың. Зур сәхнәдә кайнавыңа ничә ел булды?

– Киләсе сезон – юбилей елы, Казан сәхнәсенә чыгуыма 5 ел тула. Дөрестән дә, сәхнәдә ничә ел җырлавыма бер гарантия дә юк, мин моны һәрвакыт әйтеп киләм. Аллаһы Тәгалә ничек язса, шулай була. Ләкин, минемчә, 5 ел сәхнәдә булу – зур бәхет, туган ягым Нурлат өчен дә горурлык бу. Шушы вакыт эчендә бик күп җырлар иҗат ителде. Бу көннәрдә генә Марат Мухин белән туганнарга һәм әтиемә багышланган ике яңа җыр яздырдык. Әтием турындагы җыр аеруча эчтәлекле булды. Җырның өзеген социаль челтәргә урнаштырдым, бик күп фикерләр килде. Юбилей елын матур итеп үткәрәсем килә. Яңа программада репертуарымдагы иң популяр хитлар һәм яңа җырлар яңгыраячак.

 

Интертат

Бәйле