Айдар Галимовның кызы «Холостяк»ның яңа сезонында катнашырга җыена

2 июльдә әлеге тамашада катнашырга теләүчеләр арасында кастинг уздырганнар.

Хатын-кызлар арасында популярлык казанган «Холостяк» тамашасы ТНТ телеканалында инде дүрт сезон уңышлы гына дәвам итә. Аның сюжеты буенча 20 кыз буйдак егетнең йөрәген яулап алу өчен көрәш алып бара. Алдагы тапшыруларның берсендә буйдак егет Тимур Бәдретдиновның кызлар сайлавын күзәткән идек. Алексей Воробьев та «Холостяк» аша үзенә тиң яр эзләп карады. Шунысы кызык: аларның әле берсе дә өйләнмәде.

Яңа сезонда буйдак егет буларак кемнең чыгыш ясаячагы билгеле түгел. Ә кызлар инде тапшыруда катнашу өчен чиратка тезелде. Араларында 19 яшьлек Айгизә Галимова – җырчы Айдар Галимовның кызы да бар, ди. Айгизә узган ел гимназиянең 11 нче сыйныфын тәмамлады, матур җырлавы белән таң калдырырга сәләтле.

 

Интертат

Бәйле