«Карлы» рулет рецепты

Кирәк булачак: 3 йомырка, 0,5 ст. шикәр комы, 4 алма, 3-4 аш кашыгы кокос стружкасы, 3-4 ст. он, 1 плитка ак шоколад, көнбагыш мае.

 Рулетны пешерү тәртибе:

  1. Алманы чистартырга һәм угыч аша чыгартырга. Әзер алманы көнбагыш мае белән майланган табага тигезләп салырга.
  2. Йомырка агын сарысыннан аерабыз. Йомырка агына шикәр комын кушып, күпергәнче яхшылап болгатабыз. Аннары берешәр-берешәр йомырка сарысын салабыз. Бераз көнбагыш мае да кушыла. Он, кокос стружкасын салып, сыеграк камыр басыла. Камыр әзер булгач, алма өстенә тигезләп агызырга. Әлеге корж 180 градус кызулыкта 20 минут чамасы пешә.
  3. Корж әзер булгач, табаны духовкадан чыгарабыз һәм дымлырак сөлге белән каплап торабыз. Бераздан  камырны әйләндереп сөлге өстенә төшерәбез һәм рулет итеп төрәбез.
  4. Рулет суынып беткәч, өстенә эретелгән ак шоколад агызабыз

Бәйле