Русиялеләр яңа проект буенча ял итәчәк: яңа ел каникуллары кыскартыла

Яңа ел каникулларын Русиялеләр гадәттәгечә 10 көн түгел, ә берничә көнгә азрак ял итәчәкләр. 2017 елда яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта җомга көнне Русиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре буенча өчьяклы комиссиясе утырышында билгеле булды.

 Шулай ук үзгәрешләр башка бәйрәмнәргә дә кагыла. Яңа проект буенча 2017 елда 23-26 февральдә, 29 апрельдән 1 майга, 6-9 майда, 10-12 июньдә, 4-6 ноябрьдә ял көннәре булачак.

 

Интертат

Бәйле