Лагман рецепты

Кирәк булачак: 400г иткә — 350г бәрәңге, 150г кишер, 150г болгар борычы, 150г баклажан, 100г помидор, 100г кара торма, петрушка, лавр яфрагы, суган, сарымсак, май, шулпа, токмач, тоз, шикәр, кызыл һәм кара борыч.

Сарык итен бармак киңлегендә шакмаклап турыйлар да кызган майлы казанда кыздырып алалар. Аннары су өстиләр һәм сүрән утта пешерәләр. Аерым табада аз гына май салып, вак итеп тураган кызыл помидор, кара торма, суган, кишер, баклажан һәм болгар борычны әйләндерә-әйләндерә кыздыралар.

Ите йомшак булгач, шакмаклап тураган бәрәңге салалар. Шул ук вакытта табадан яшелчәләр һәм шулпа, тоз, борыч, сарымсак, лавр яфрагы өстиләр дә, өстен каплап, сүрән утта томалап пешерәләр.

Токмачны аерым савытта пешерәләр.

Токмачны тәлинкәгә матурлап тезгәч, әзер соус кушып, өстенә вак итеп тураган петрушка сибеп, табынга бирәләр.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий