Италиядә ике пассажир поезды бәрелешкән [фото,видео]

Бүген, 12 июльдә иртәнге сәгатьләрдә Италиянең көньягында ике пассажир поезды “маңгайга — маңгай” бәрелешкән.

Һәлакәт Италиянең көньягында – Бари һәм Барлетта шәһәрләре арасында булган. Ике поезд да бер юлдан хәрәкәт иткән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 20 кешенең үлеме, берничә дистә кешенең җәрәхәт алуы билгеле.

Поездларның биренче ике вагоннарына нык зыян килгән. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында коткару хезмәтләре, табиблар һәм тикшерү органнары эшли.

Мәгълүмат Корреспондент.net сайтыннан алынды

Бәйле