Глушко урамында булган юл-транспорт һәлакәте ике кешенең гомерен өзгән [фото]

12 июльдә, төнлә Казанның Глушко урамында зур юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, ике кешенең гомере өзелгән.

Глушко урамында «Лада Калина» машинасы белән мотоцикл бәрелешкән. Мотоцикл йөртүче һәм аның белән булган хатын-кыз пассажирның һәлакәт урынында ук үлүе хакында хәбәр ителә.

Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт җиңел машина йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан, ул мотоциклга юл бирмәгән. Һәлакәнең шаһитлары мотоциклның да тизлеге югары булуы турында әйтә.

Шаһитлар фаҗига урыныннан фотоларны социаль челтәргә урнаштырган.

Бәйле