Рөстәм Миңнеханов Татарстанда иң матур, заманча пляж ачты [фото-видео]

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашты. Шул уңайдан республика лидерының Instagram битендә фотолар һәм видеоязма куелды.

Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, Әлмәт шәһәр пляжы бүген республикада, гомумән, илдә тиңе булмаган уникаль ял итү зонасына әйләнгән. Аны өч айда төзеп өлгерткәннәр.

Пляжга Таиландтан 2,5 мең тонна кварцлы ком кайтарылган, рулонлы газон җәелгән, җәяүлеләр өчен 880 метрга сузылган юл җиһазланган. Вейк-паркта су трассасы озынлыгы 600 метр тәшкил итә, өйрәнүләр өчен торган трасса — 150 метр.

Әлмәт шәһәр пляжында ятаклар, яктылык диодлы таганнар, пляж волейболы өчен җайланмалар түләүсез, ә вейк-парк, скалодром, бауда шөгыльләнү паркы, ачык бассейн һәм катамараннарда йөрү түләүле булачак.

Бәйле