Германиядә ир-ат поездда барганда кешеләргә балта белән хөҗүм иткән [фото-видео]

18 июльдә Германиядә коточкыч хәл булган: ир-ат балта белән поездда баручыларга хөҗүм иткән.

 Әлеге ваҗига дүшәмбе көнне Вюрцбург шәһәреннән еракт түгел була. Билгесез ир-ат поездда баручыларга балта белән хөҗүм итә. Җирле полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, вагонда 15 кеше булган. 4 пассажир авыр хәлдә хастаханәләргә озатылган, калганнары шок халәтендә.

Җинаять кылган ир-ат атып үтерелгән. Ул 17 яшьлек Әфган кешесе булып чыккан.

Хәзерге вакытта Вюрцбург һәм Оксенфюрт шәһәрләре арасында поездларның хәрәкәте туктатылган. Ваҗига булган урында полиция хезмәткәрләре сакта тора, полиция вертолетлары һәм ашыгыч ярдәм машиналары чакыртылган.

11

Мәгълүмат РИА Новости сайтыннан алынды

Бәйле