Куллама рецепты

Кирәк булачак: 1 өлешкә — 150 г сөяксез ит, 75-100 г салма, 10 г сары май, 35 г суган, 35 г шулпа, тоз, борыч, бөер, бавыр, йөрәк теләгәнчә.

Пешерү тәртибе: Симез ат, сыер яки сарык итен юып сөягеннән аергач, 300-400 г лы кисәкләрне кайнап торган тозлы суга салып пешерәләр. Пешкәч, итне шулпадан алып суыталар һәм, 50 шәр г лы кисәкләр итеп, җепселләргә аркылы турыйлар.

Оннан камыр басып, гадәттәгедән эрерәк салма ясыйлар да тозлы суда пешереп алгач, иләктә саркыталар. Салмага атланмай салып, болгаткач, тураган ит белән кушалар.

Ит пешкән шулпаның бераз өресен алып, түгәрәкләп тураган суган, кишер, лавр яфрагы, борыч салып 15-20 минут акрын гына кайнаталар һәм, ит белән кушкан салмага сибеп, өстен каплап, сүлпән ут өстендә 10-15 минут парландыралар. Ит янына бавыр, йөрәк һәм бөер пешереп салсаң да була.

Куллама камырын төрлечә ясап була. Күбесенчә токмач камыры кебек басып җәяләр. 1,5 мм калынлыктагы камырдан 1,5 см лы кыек шакмаклап токмач кисәләр.

Шулай ук кулламага башка яшелчәләр дә кушып була. Помидор, кызыл яки сары борыч бик урынлы булыр.

 

Татар халык ашлары

Бәйле