Җырчы Гүзәлем 5 яшендә нинди булган? [видео]

Бу атнада җырчы Гүзәлемгә 24 яшь тулачак. Шул уңайдан, Инстаграм битендә ул тамашачасына 19 ел элек төшерелгән видеоязмасын тәкъдим итте.

 “Вакытны кире кайтарып булмый. Гаилә архивында менә бу видеоны таптым: 1997 ел, миңа 5 яшь, ә бу атнада миңа инде 24 тулачак. Үземнең яраткан җырларымны башкарам. Миңа “Миләшләрем”, “Миләүшә”, “Миләшләр” җырлары бик ошый иде. Сеңлемә Миләүшә дип исем кушарга да мин тәкъдим иттем”, дип яза Гүзәлем.

Гүзәлем кечкенә яшьтән үк бик сәләтле бала булган. Киләчәктә дә аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Якынлашып килүче туган көне котлы булсын. Бәхет, шатлык, сәламәтлек насыйп булсын!

Видео Гүзәлемнең Инстаграм битеннән алынды

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий