Балыклы кабартма рецепты

Кирәк булачак: 400 г он, 1 бал кашыгы чүпрә, 1,5 ст сөт, 2 йомырка сарысы, көнбагыш мае, тоз, судак балыгы, яшел суган белән башлы суган, борыч.

Камыр әзерләү: Җылы сөткә чүпрә салып яхшылап болгатабыз, бераз тоз, он салып йомшак камыр басабыз да 30 минутка җылырак урында калдырабыз.

Камыр бераз кабаргач, йомырка сарысы белән бераз көнбагыш мае кушып, камырны янә басабыз һәм тагын беразга калдырабыз.

Балык итен вак итеп турыйбыз яки блендр ярдәмендә ваклыйбыз. Баш суган белән яшел суганны шулай ук вак итеп турыйбыз.

Майлы табада башта суганны кыздырабыз, аннары балыкны өстибез. Ахырдан яшел суган белән, тәмләткечләр салып, аз гына кыздырып алабыз.

Әзер камырны 12-14 кисәккә бүләбез. Һәр кисәкне түгәрәкләп җәябез дә 1,2 аш кашыгы эчлек салабыз. Камырның як-якларын тоташтырып чеметеп чыгабыз, бераз камырның өстен ачык калдырырга да була. Кабартмаларның өстен йомырка сарысы белән майлап, 200 градус кызулыктагы духовкага куябыз. Кызарганчы пешерәбез.

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Бәйле