Теләче районы башлыгы хатыны белән Love story төшкән [фото]

Соңгы елларда фотога төшү, тематик фотосессияләр ясау бик популярлашты. Аеруча гашыйк парлар, яшь гаиләләр арасында истә калырлык итеп, профессиональ рәвештә фотога төшәргә теләүчелә күп. Шуңа да, фотографлар да көннән көн арта.

Элек туйларга, юбилейларга гына фотограф чакырсалар, хәзер инде халык  сәбәпсез дә үзенә “фото-бәйрәм” ясый. Иң популяр тематика –  Love story, ягъни мәхәббәт тарихы.

Теләче районы башлыгы Илдүс Зарипов та тормыш иптәше белән истәлеккә дип фотога төшәргә булган. Аларның фотолары Инстаграм челтәрендә урнаштырылып, бик күпләргә хуш килде. Чыннан да, бик матур пар. Гаиләләрендә мәхәббәт, бәхет мәңге яшәсен дигән теләктә калабыз!

глава телэче

Бәйле