Казанда картларны чүплектә актарынырга нәрсә мәҗбүр итә? [булган хәл]

Урамда җылы җәйге көн, мин күтәренке кәефтә кибеткә юл тотам. Шулай уйланып, көннең матурлыгына сокланып барганда, бер күренешкә тап булдым. Чиста кәчтүм-чалбар кигән бабай зур чүплектә нидер эзли.

Карашымны тоеп, карт яныма килде. Бәлкем, уңайсызланып та киткәндер, ә бәлки, күңелендәге моң-зарларын бушатырга теләп, карт үз тарихын сөйләп җибәрде.

“Мин Самат бабай булам, кызым, “бомж” дип зинһар уйлый күрмә инде. Миңа бит 65 яшь, гомерем буе шофёр булып эшләдем, хәзер пенсиядә. Картларның пенсиясе зур түгел бит, чыкканда 7400 иде, ә хәзер 10 меңгә тула. Карчык белән икәү яшибез, пенсиянең яртысы даруга, яртысы түләүләргә, ашамлыкларга китеп бетә. Үзебезчә оныкларга да ярдәм итәргә тырышабыз.

Сакчы булып та эшкә урнашып караган идем, тик сәламәтлегем тәүлек буена эшләргә бирмәде, эштән китәргә туры килде. Мин бит бернәрсә дә урламыйм, шакшы бутылка да җыеп йөрмим, мин чиста картон яисә коробкалар җыеп, макулатура кабул итү бүлегенә тапшырам. Кайвакыт сатучылар да кирәкмәгән коробкаларны биргәли. Аз булса да акча, чөнки көне буе эшсез торырга ияләшмәгән, һава сулый-сулый, селкенеп йөрим.

Бәяләр көннән-көн арта, ә эшкә безне хәзер беркем дә алырга теләми шул. Безнең яшьтәге пенсионерлар, бераз акча булсын дип, җиләк-җимеш үстереп, оекбаш-шәлләр бәйләп, картон җыеп сата, үз көнебезне үзебез күрәбез, безнең дә бит балаларга ярдәм итәсе килә”, диде дә, юлын дәвам итте бабай.

Гомер буе хезмәт куеп яшәгән әби-бабайлар,  лаеклы ялга чыккач та менә шулай тырышып-тырмашып яшәргә мәҗбүр икән. 

Гөлия Галәвиева

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий