Нурбәк Батулла яңа вазифада беренче эш көннәре турында сөйли

Балет артисты Нурбәк Батулла Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрына эшкә урнашкан. Үз вазифаларына керешеп, Нурбәкнең әле икенче генә көн эшләве.

“Минем ниятем гади – артистларга ярдәм итү, аларга үзләрен ачарга булышу. Үзем дә театрга эшкә кереп, тормышта, сәнгатьтә нәрсәдер аңларга тырышам. Яңа эштә үз-үземне күрсәтергә теләмим. Үзеңне күрсәтергә, масаерга омтылу – ул ялгыш ният. Бию һөнәрендә нәфес дигән әйбер һәм психологик имгәнүләргә дә китерергә мөмкин”, дип белдерде Нурбәк Батулла.

Балет остасы үзенең яңа эшкә урнашуы әйләнә-тирәдәгеләрдә кызыксыну уятуына да гаҗәпләнүен белдерде. “Мин шаккаттам: нишләп шундый зур кызыксыну уята икән минем эшкә килүем? Шалтыратучылар күп. Каян белгәннәр диген?!”  ди, көлемсерәп Нурбәк.

Батуллага балетмейстер, сәхнәгә куючы вазифасын театрның баш режиссеры Ренат Әюпов тәкъдим иткән.

Нурбәк Батулла бирегә эшкә урнашканчы, кыскача соңгы еллардагы уку-һөнәри эшчәнлегенә дә тукталды. Ул Казан хореография училищесын тәмамлагач, М.Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасында 2007-2014 нче елга кадәр җиде сезон эшләгән. Аннан соң, 2010 нчы елда параллель рәвештә Санкт-Петербургта Римский-Корсаков исемендәге консерваториядә балет режиссурасы факультетында белем алган. Анда ике ел укыгач, Санкт-Петербург театр сәнгате академиясендә театр һәм кино актерына укыган. Нурбәк хәзер бу академиянең Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты дип йөртелүен әйтте.

“Театр коллективы белән таныштым. Эшкә чумдым дияргә була. Беренче чиратта, “Гашыйклар утравы” исемле премьераны сәхнәгә чыгаруга әзерлибез. Анда мин хореография, пластика серләренә өйрәтмәкче булам. Спектакль башта 12 сентябрьдә Ялтада куелачак. Аннары Казанда”, дип планнары белән уртаклашты Нурбәк. Аның театрга эшкә керүен әти-әнисе, гаиләсе хуплаган. “Алар үзем сайлаган әйберне хупларга тырышалар. Бездә ул яктан демократия, сайлау иркенлеге бирелгән”,  диде ул.

 

Татар-информ

Бәйле