«Бик тәмле» салат рецепты

Бу рецепт барлык хуҗабикәләрнең кулыннан килә, ә кунаклар килгән очракта, коткарып кала. Салатның исеме тәме белән туры килә һәм бик җиңел ясала.

Кирәк булачак: 1 уртача какланган тавык күкрәге, 2 зур болгар борычы (кызыл һәм сары), 300-400 г корейча кишер, 400 г кузаклы фасоль, майонез.

Эш тәртибе:
1) Кузаклы фасоль белән кечкенә баш туралган суганны бергә бутап, бераз кыздырырга.
2) Какланган тавык күкрәген, болгар борычын уртача шакмакларга турарга.
3) Бер савытка кузаклы фасольне табадагы майдан аерып салабыз һәм борычны, кишерне өстенә салабыз.
4) Барлык ингридиентларны майонез белән бутыйбыз.
Тәмле булсын!

Бәйле