Ничәмә-ничә буын өйләнешүчеләрнең бәйрәм гимнына әверелгән «Туй күлмәге» җырын башкаручы яраткан җырчыбыз Венера Ганиева гаиләсендә тантаналы вакыйга якынлаша. Камил әфәнде белән кавышуларына быел утыз ел тула.
Татарстанның һәм Русиянең халык аристы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты (КазГИК) профессоры Венера Ганиева:
«22 августта Камил белән законлы никахлашуыбызга 30 ел була. Вакыт күз ачып йомганчы узган да киткән. Ул көн иң бәхетле көн иде, өзелеп яраткан кешемә кияүгә чыктым, бүген дә шул ук хисләрне кичерәм. Иҗат кешесенең тормышы бертөрле генә бармый, бик кызыклы һәм кызу ритмга нигезләнгән. Бәхет һавадан төшеп, үзеннән-үзе беркемнең дә иңенә кунмый. Һәрбер гаилә аны бергәләшеп төзи, оештыра. Бик зур хезмәт ул. Гаилә ныклы булсын өчен бер-береңне хөрмәт итү генә җитми, бер-береңне ишетә белү, аңлый белү, юл куя белү кирәк. Иң беренче чиратта чын мәхәббәт хисе булу кирәк һәм аңа гомерең буена хыянәт итми яшәү. Өйләнешкәнгә кадәр һәм өйләнешкәннән соң булган мөнәсәбәтләр бик нык аерыла. «Туйлар узгач, туннар тузгач», дигән сүз дә бар бит. Мин аны опера белән чагыштырыр идем. Увертюра өлешендә төрле лейтмотивлар: гашыйк булу, танышу, кавышу, аерылышу, янәдән дуслашу һ.б. Туйдан соң тормыш башка төрле була һәм аңа һәркем әзер булырга тиеш. Очраган каршылыкларны бергәләп җиңеп, авырлыкларга түзеп, ярдәмләшеп гомер итсәң генә тормыш матур була.
Киләсе дүшәмбедә «Казан» гаилә үзәгендә законлы никахыбызны яңартачакбыз. Аннары «Татар утары»нда бәйрәм мәҗлесен үткәрергә планлаштырдык. Анда туганнарыбыз, дусларыбыз, якын кешеләребез чакырулы, барлык укучыларым да котларга киләчәк. Хәтта 30 ел элек туебызда шаһит булган дусларыбыз да булачак. «Туй күлмәге» җырын тәүге тапкыр башкаруыма да быел утыз ел. Аның көен иҗат иткән Резеда Ахиярова белән ныклы дуслыгыбызга да нигез шул вакытта салынды. Энҗе туйда энҗе дусларыбыз җыелачак!..