Татарстанда беренче тапкыр токмач динен тотучылар никахлаша [фото]

Туйларны ничек кенә үткәрмиләр. Затлы рестораннарда, гади авыл йортларында… Ләкин мондый туй турында сезнең ишеткәнегез булмагандыр.

13 августта Татарстанда беренче тапкыр пастафарианск туе үтте. Туйның үзенчәлеге нидә дисезме? Кыскасы – бу токмачлы туй, әлеге мәҗлес турында тулырак яшьләр үзләре сөйләп китте.

туйлар

Гадәти булмаган туйның сәбәпчеләре 24 яшьек Аквар белән 21 яшьлек Айгөл исемле кыз.

Иң элек шуны әйтергә кирәктер, пастафарианск – ул Америка физигы Бобби Хендерсон уйлап тапкан яңа шаян дин. Аның барлыкка килгәненә 10 ел булган. Әлеге динне тотучылар Очучы Токмач Диюнә (Летающий Макаронный Монстрга) табына.

Русиядә пастафарианск чиркәвен 2013 елда теркәгәннәр.

Айгөл белән Аквар  әлегә дингә 3 ел элек күчкән. Алар сүзләренчә, пастафарианск йолалары белән үткәрелгән туй  православ һәм ислам кануннарына туры килгән никахны алмаштыра ала һәм бары мондый туй гына аларны сөюләрен мәңгелек итәчәк.

“Туй алдыннан мин Русиядә үткәрелгән барлык пастафарианск туйлары белән танышып чыктым. Мондый туйлар  безнең илдә унау гына булган” ди,Айгөл.

“Дусларыбыз, танышларыбыз гади туйдан читләшергә теләде. Баян, уеннар, тамада – тәмам туйдырып бетерде. Без киләчәктә дә мондый туйларны оештырырга уйлыйбыз” дип, сөйләде Аквар.

Туйны яшьләр үз көчләре белән әзерләгән, барлыгы 30 мең сум акча тотылган, ә мәҗлескә 50дән артык кеше килгән.

токмач

“Пастафарианск туйларының кагыйдәләре юк, яшьләр ничек тели, шулай үткәрә ала. Мәсәлән, Айгөл белән Аквар туенда атакай һәм ике шаһит бар иде. Сөюләрнең мәңгелек икәнен исбатлар өчен, яшьләр озын токмачны төрле яктан ашап килеп, үбешергә  тиеш булдылар”, дип аңлатып үтте туйны оештыручы Алисия Сабаева.

Менә сиңа заманча туй, заманча никах! Элек  кызлар никах табынына токмач киссәләр, хәзер токмач динен кабул итеп, токмачлы туйлар үткәрә.

Айгөл белән Аквар ЗАГСка да язылышырга барган. Алар сүзләренчә, әти-әниләре моны шарт итеп куйган.

Мәгълүмат, фото Инде сайтыннан алынды

Бәйле