ТНВда “Мәдәният дөньясында” тапшыруын алып баручы Гүзәл Сәгыйтова кияүгә чыкты. Бу турыда имеш-мимешләр социаль челтәрләрдә утыручыларга инде ике көн тынгы бирми. Барысы да кияүне күрәсе, аның турында күбрәк беләсе килә.
Эш шунда ки, яшь гаилә үзләренең никахына интернетта артык игътибар булуны теләмәде.
Кияү Айнур Яруллин – Казан егете, биология фәннәре кандидаты, ветеринар клиника мөдире булып эшли. Татар мәдәнияте белән кызыксынучы, татар иҗтимагый тормышыннан хәбәрдар кеше. Казанда туган булуына карамастан, татарчасы да чип-чиста. Айнур 5нче татар гимназиясен тәмамлаган.
Туйда булучылар Айнур белән Гүзәлнең бер-берсенә пар килгәнен, хәтта тышкы яктан охшауларын ассызыклады. Икесе дә тынычлар, акыллылар, затлылар. Туйда бик күп матур теләкләр яңгырады. Без дә аларның барысына да кушылабыз! Бәхетле булыгыз!