Италиядә җир тетрәү корбаннары 247гә җитте [фото]

Италиядәге җир тетрәү корбанннары арта – хәзерге вакытка 247 кеше үлү турында хәбәр ителә. Моннан тыш, илнең үзәк өлешендә тагын бер җир тетрәү күзәтелгән. Бу юлы 4.0 баллы. Әлегә корбаннар һәм җимерелүләр турында хәбәр юк.

Коткаручылар Аматриче, Аккумоли, Пескара һәм Аркуата-дель-Тронтода эзләүләүләрен дәвам итә.

Искәртеп узабыз: 24 августта Италиядә 6,4 баллаы җир тетрәү булды, ул Лацио, Умбрия һәм Марк өлкәләренә кагылды.

Татар-информ

Бәйле