Шоколадлы-эремчекле мусс

Кирәк булачак: 100 г йогурт, 300 г майсыз эремчек, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы какао, 15 г желатин.

Ясау тәртибе: Йогурт, эремчек, шикәр комын һәм какаоны миксер ярдәмендә болгатырга.

Желатинны суга салып торырга һәм  кайнатып чыгарырга.

Желатинны эремчекле массага кушарга һәм тагын бер кат болгатырга.

Муссны савытларга салып 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торырга. Теләгән кеше чикләвекләр дә куша ала.

 

Фото: fotostrana.ru

 

Бәйле