Эремчекле алма рецепты

Кирәк булачак: 4 алма, 100 г эремчек, 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы бал, бераз чикләвекләр (мәсәлән, фундук), 1,5 аш кашыгы манный, 1 аш кашыгы май, бераз корица.

Әзерләү тәртибе:

Чикләвекләрне вакларга һәм манныйга кушарга.

Майны эретәбез һәм чикләвекле манный янына кушабыз.

Эремчек, бал, йомырка сарысы өстибез һәм яхшылап болгатабыз.

Алмаларны юабыз, өстен кисеп алабыз һәм йомшагын кашык белән чыгарабыз.

Алманың өченә эчлек салабыз да, 180 градус кызулыкта 15 минут пешереп алабыз.

Ахырдан корица сибәбез.

 

Фото: babyfashion.me

 

Бәйле