Яңа туган баласын пакетка салып, ташлаган ананы төшергән видео пәйдә булды [видео]

Хәбәр иткәнебезчә, 25 августта 18.30 сәгатьтә Сафиуллин урамында 10 нчы йорт янында очраклы узып баручылар сары пакетка салынган яңа туган бала табып ала.

Соңыннан шул ачыклана: пакетта яңа туган сау-сәламәт кыз бала була.

Социаль челтәрләрдә ана баласын ташлап киткәнен төшергән видео пәйдә булды. Чәчәкле итәк кигән хатын-кыз сары пакетка салган баланы машина янында калдырып китә.

Хәзерге вакытта ана кешене полиция хезмәткәрләре эзли.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий