Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Ленин һәм Леонид Брежнев белән ретроавтомобильләр фестивален ача [фото-видео]

26 августта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “ГАЗ-21” авторетроклубы президенты Фәрит Мөхәммәтшин Х халыкара тарихи автомототехника фестивален ачты. Бу эштә аңа броневиктан торып чыгыш ясаган Владимир Ленин, шулай ук анда катнашучыларны котлауга кушылган Леонид Брежнев ярдәм итте.

Быел фестивальдә элеккеге заманнарның 200 автомобиле катнаша. Ретромашиналар яратучылар Германия, Литва, Польшадан һәм хәтта Япониядән дә килгән, шул рәвешле, катнашучылар географиясе тагын да киңәйгән.

Казан фестиваленең аермалы ягы — экспонатларның тарихилыгының максималь дөреслегендә. Биредә хәтта “Автомобиль – йөзьяшәр”, “Мотоцикл – йөзьяшәр” дигән аерым номинацияләр каралган, шулай ук “Фестивальнең уникаль проекты”, “Фестивальнең иң зур коллекциясе”, “ГАЗ-21 “Волга”ның иң әйбәт сакланышы” номинацияләре гамәлдә.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе ретроавтомобильләргә мөкиббән киткән кеше буларак билгеле: гаражында “ГАЗ-69”, “Победа” һәм “ГАЗ-21” машиналары бар.

Биредә бүгенге заман автомобильләрендә булган төрле җайланмалар, кондиционер, шик юк, ләкин алар – әрсез, дип, аермалы якларын барлады Фәрит Мөхәммәтшин. “Дүрт цилиндр, барысы да күз алдында, ә хезергеләрнең барысы да ябык, үзең төзәтә дә алмыйсың – автосервиска барырга кирәк. Ә без — үз кулларыбыз белән, кызыксынып… Еш кына “ГАЗ-69”да, “Победа”да чыгарга тырышам, “Волга”да да. Нигездә, җәмәгатем белән дачага барганда инде, ерак арага түгел. Дөрес, “ГАЗ-69”га утырудан баш тартты ул, каты, дип зарлана. Ә менә “Волга”га бик рәхәтләнеп утырып йөри”, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе журналистлар белән аралашканда.

Сүз уңаенда әйтик, Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә машиналарын фестивальгә китергән. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Москвич-407” маркалы яшел төстәге автомобилен куйган.

Фестивальдәгеләр “Паккард Твелв” машинасына аеруча игътибар бирде. Самараның ретроавтомобильләрен яратучылары аны шәп итеп реставрацияләп алып килгән. Машина Самара музеена яхшы хәлдә тапшырылган булган, тулы комплектациядә диярлек. Үз вакытында (родстер 1937 елда чыккан булган) элита классындагы спорт машинасы саналган: түбәсе ачла-ябыла торган, 12 цилиндрлы, 175 ат көченә ия. Бәясе 27 мең долларга кадәр җиткән, аны бай кешеләр генә алырга сәләтле булган. Хәзерге вакытта дөньяда шундый 31 генә автомобиль калган, диләр.

Ретроавтомобильләр шәһәр яки трасса буйлап барса, юлда авария китереп чыгарырга мөмкин, ягъни еш кына шундый хәл була. Автомобильләрне төягәндә шундый очраклар булды, чөнки кешеләр алардан күзләрен ала алмый, тоткан рульләре онытыла… Шуңа күрә төяп алып килгәндә кешеләрнең игътибарын җәлеп итмәскә тырышабыз, дип сөйли Самарадан Николай Хрипунов.

Фестиваль программасында, музей машиналары белән генә сокланудан тыш, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрдә узышалар була, бүген исә “Автосабантуй” үткәрелде.

j

Фото:Татар-информ

Татар-информ

Бәйле