Ашаган җиргә мал да кайта [булган хәл]

«Безнең яклар гомер-гомергә дәртле ирләре белән аерылып торды инде ул. Бер дә мактанырлык күренеш түгел, әмма чынбарлыгы шул аның. Ирләр нык азынды, рәхәттә генә яшәп ияләште шул. Гаиләдәге әз генә проблемадан чыгу юлын башка хатында, йә булмаса шешәдә күрәләр, нинди гадәттер инде ул. Эш кушып булмый үзләренә. Әмма янда тотам дисәң, кырык төрлегә үзгәрергә кирәк, хәзер шунсыз булмый.

“Китәм” дигән уй башына бер кердеме, Фәния кебек хет бер дистә балаңны бусага төбендә бастырып тот инде син, барыбер китәчәк. Бүген булмаса, иртәгә ялгыз калачаксың. Тавыш-гауга да, туган-тумачага әйтеп куркытып, оятка калдырырга тырышу да нәтиҗәсез, минемчә. Гаилә өчен көрәшергә кирәк инде ул, ничек көрәшмисең ди? Минеке берзаман нык йөреп алды. Ул вакытта әле бер генә бала иде, яшь чаклар. Башка хатыннар кебек, ул вакытта мин дә күп еладым, күп тузындым.

Безнең ничек яшәгәнне белеп алган бер танышым алтын киңәшләрен бирде ул чагында: “Бертуктаусыз елмаеп кына тор, тәмле итеп ашарга пешер!” Соң кайтса да, бөтенләй кайтмаса да, елмаерга кирәк иде миңа. Төнен сөйрәлчек белән уздырып кайтып кергән ир каршында кайсыбыз канәгать елмаеп басып тора ала? Булмастай кебек күренгән эш, кем шулай каршы алсын, шулай бит? Ә сез шулай итеп карагыз әле, җанашкайларым!

Минем ирем башта сәерсенеп карады, башы җиңеләйгәнме әллә хатынның дип уйлап куйганы да булгандыр әле. Аннан миннән күзен алмас булды бу. Көндәлектә, хуҗалыкта юк-бар эш эшләгәндә дә артыгын сөйләшмим, серле генә итеп елмаеп йөрим бит, дус-ишләр белән ничек аралашсам, шулай ук сөйләшәм, берни зарланмыйм. Сизеп торам, ирем тәмам буталып бетте, ул бит минем тавыш чыгарганны көтеп йөри. Ә өйдә тыныч, шалт иткән тавыш та юк! Көн дә җырлый-җырлый әллә ниләр ашарга пешерәм, җитмәсә. Ә ашаган җиргә мал да кайта. Бик дөрес сүзләр ул! Себеркеләр безнең кебек өстәл тутырып көтеп торамы әллә? Алар бит кәеф өченгә шампан аттырып кына юаналар.

Мәхәббәт мәхәббәт белән булса да, тамак вакытында ача ул, шуны онытмагыз, хатыннар. Аптырагач, көнләшә башлады ирем. “Кем белән сөйләштең?” ди телефоннан озаклап сөйләшсәм. “Эшкә бүген сине үзем илтәм”, ди, җыенганымны күреп. Беркайчан да алай тәкъдим иткәне юк иде, беркайчан да! Ирдәге үзгәрешләрне күзәтеп яшәү үзе бер кызыкка әйләнде минем өчен. Теге себеркесен дә тиз онытты, шалтыратса да алмый бу хәтта. Ә мин кысылмыйм, тегеләй дә, болай да берни әйтмим. Тыштан гына шулай инде, әлбәттә. Эчемнән ничек янып-көеп яшәгәнемне үзем генә беләм. Әмма берни белгертмим. Иремне әнә шул юл белән янымда калдырдым да. Дөресрәге, үзе калды ул, мин көчләмәдем. Хатын-кызга бераз хәйләкәррәк булырга, бераз шул ук сөяркәләрдән үрнәк алырга кирәк. Аларның берсе дә безнең ирләрне каш җыерып, акырынып-тузынып каршыламый. Аларның колач җәелгән, авыз ерылган.
Нәфисә, Актаныш районы

https://vk.com/beznen_avil

 

Бәйле