Динә Гарипова янә Голос тапшыруында! [фото]

2 сентябрьдә Голос тапшыруының яңа сезоны старт алачак. Бу сезон яңалыкларга бай булачак, беренчедән, жюрида Пелагея, Александр Градский һәм Баста булмыячак.

Аларның урынын Дима Билан, Полина Гагарина, Григорий Лепс, Леонид Агутин алачак. Тагын бер сюрприз — проектка узган ел җиңүчеләрнең килүе дә көтелә.

Динә Гарипова, әлеге вакыйганы зарыгып көтүе турында инстаграм битендә дә язды.

«Яраткан проектыма кайтуыма бик шатмын. Барлык катнашучыларга  уңышлар телим. Кызык булачак», дигән җырчы.

Төп фото: ria.ru

Бәйле