Каймаклы соус белән кыздырылган кабачкилар

Кирәк булачак: кабачки, 1-2 йомырка, 100 мл сөт яки кефир, он, тоз, кара борыч, көнбагыш мае, сарымсак.

Пешерү тәртибе: Кабачкиларны чистартабыз һәм озынча итеп кисәбез. Кабачкига тоз, борыч, кечкенә угычтан чыгартылган сарымсак салып, яхшылап болгатабыз.

Йомырка, бераз тоз, сөт һәм онны кушып кляр ясыйбыз.

Кабачкиларны башта онга, аннары клярга манып алабыз һшм майлы табада ике яктан да кыздырабыз.

Кабачки янына каймаклы соус та әзерләсәгез була. Моның өчен каймакка, тоз, сарымсак, вак итеп туралган укроп, петрушка, базилик кына кушарга кирәк.

Баш фото: yablor.ru

Бәйле