Итле «гармун» рецепты

Кирәк булачак: 

1 кг ит (йомшак), 2 помидор, 200 г сыр, сарымсак.

Маринад өчен: 1 аш кашыгы лимон согы, 2-3 аш кашыгы соя соусы, 1 аш кашыгы гәрчич, 2 аш кашыгы көнбагыш яки зәйтүн мае.

Пешерү тәртибе:

Дүртпочмаклы йомшак ит кисәге кирәк булачак. Итне буйлап кисәргә. Ахырга кадәр кисеп бетермәскә!

Маринад өчен барлык ингредиентларны кушарга һәм болгатырга. Итне тозлап, борычлап, маринад белән майлап куярга һәм 10-12 сәгатькә калдырырга.

Сырны юка телемләп, помидорны түгәрәкләп кисәргә, сарымсакны вакларга. Итне сарымсак белән сылап чыгарга. Итнең киселгән җирләренә, араларына, сыр белән помидор кыстырып чыгарга. Теләгән кеше гөмбә дә кушарга мөмкин.

Итне фольгага төрергә һәм 180-200 градус кызулыкта 40-50 минут пешерергә.

 

Фото: Вконтакте

 

Бәйле