Бананлы, эремчекле печенье рецепты

Кирәк булачак: 1 банан, 250 г эремчек, 4 аш кашыгы он.

  • Бананны чистатырга һәм чәнечке ярдәмендә изәргә. Банан яхшы пешкән булса әйбәтрәк булыр.
  • Банан янына эрмчек кушарга.
  • Барлыкка килгән массаны яхшылап болгатырга һәм әкренләп он салырга. Онны ашыкмыйча гына, чамалап салыгыз, чөнки камыр артык тыгыз булырга тиеш түгел.
  • Табаны яхшылап майлыйбыз яисә пергамент кәгазен җәябез. Камырдан түгәрәкләр әвәлибез.
  • еченьены панировкада әйләндереп алсагыз да була. Печеньены табага төзеп чыккач, 180 градуслы кызулыкта 12 минут пешереп алабыз.
  • Печенье кызаргач, икенче ягына әйләндереп салабыз да, тагын бераз духовкада пешереп алабыз.
  • Әлеге печеньега бал, джем, җиләк-җимешләр дә кушып була. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий