Кәрәзле телефоннар ямаш шеш авыруын барлыкка китерергә мөмкин

Кәрәзле телефоннар яман шеш барлыкка килүнең сәбәпчесе булырга мөмкин. Бу хакта Баулы районының үзәк хастаханәсе табиб-онкологы Сәвия Хәкимова әйткән.

Сәвия Хәкимова узган елда районда 148 кешедә яман шеш авыруы ачыкланганын искәрткән. “Тирә-юньдә канцерогеннар күп. Ризыкларда нитратлар, нитритлар җыела. Өстәлләргә геннары модификацияләнгән ризыклар да эләгергә мөмкин. Болар барысы да күзәнәкләр мутациясенә китерә. Яман шеш авыруын китереп чыгаручы сәбәпләр арасында стресс та аерым урын алып тора. Тагын зарарлы приборлар, мәсәлән, кәрәзле телефоннарны атар идем”, — дигән табиб.

Онколог фикеренчә, һәркем үз сәламәтлегенә җаваплы карарга тиеш. Регуляр медицина тикшеренүләре үтү – озак яшәүнең нигезе, ди ул.

Узган елда Баулы районында ачыкланган яман шеш авыруларының 82 очрагы ир-атларга, 66 очрагы хатын-кызларга туры килә. Баулының үзендә былтыр 46 авыру ир-ат һәм 44 хатын-кыз, район авылларында авыру 36 ир-ат һәм 22 хатын-кыз теркәлгән.

2015 елда Баулыда 71 кеше яман шеш авыруыннан вафат булган.

Татар-информ

Бәйле