Казанда ике машина йөртүчесе чылбыр һәм лом белән сугыша [видео]

Казанда ике машина йөртүчесе кулларына чылбыр һәм лом алып сугыша.

Казанның Ямашев проспектында ике машина йөртүчесе,  юлны бүлешә алмыйча,  сүзгә киләләр. Сүз артыннан сүз китә, нәтиҗәдә бар да сугышу белән тәмамлана.

Ир-атлар машина багажнигында булган әйберләр белән кораллана. Лада машинасының хуҗасы кулына лом алса, Рено автомобилен йөртүче ир-ат чылбыр белән хөҗүм итә башлый.

Әлеге хәлне үтеп баручылар видеога төшереп, интернетка да урнаштыра.

Бәйле