Рөстәм Миңнехановка бер төркем кызлар ябырыла [фото]

Мамадыш районында булганда Рөстәм Миңнехановка кызлар ябырыла.

8 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мамадыш муниципаль районында була. Анда ул Түбән Ушмы авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортын ачу тантанасында катнаша.

Рөстәм Миңнехановның һәр эш сәфәре минутлап планнаштырыла. Ләкин Мамадышта президентны сюрпризлар да көтеп торган икән. Шулай, бар да программа буенча барганда, кинәт республика башлыгы каршына бер төркем хатын-кызлар килеп  чыга һәм фото төшәргә сорый. Рөстәм Миңнеханов каршы килми һәм эшеннән беразга бүленергә риза була.

Менә шулай итеп, Мамадыш кызлары президент килүенә алдан әзерләнеп, аның белән истәлеккә фотога  төшә.

рэстщм

Мәгъүмат mamadysh-rt.ru сайтыннан алынды

Бәйле