Чаллы эшмәкәре интернет – алдакчылар кулына эләгеп, 200 мең акчасын югалта

 Чаллыда яшәүче 37 яшьлек эшмәкәр интернет – алдакчыларның корбаны була. Полиграфик җиһазлар сатып алырга теләгән ир – ат, интернет аша сатучыга мөрәҗәгать итә һәм алдана. Бу хакта, Яр Чаллы шәһәре буенча Русия эчке эшләр министрлыгы идарәсе хәбәр итә.

Интернет челтәрдәге игълан буенча ир – ат сатучыга шалтырата. Сатучы кирәкле тауарның барлыгын әйтә һәм алдан акча түләп куярга кирәклеген шарт итеп куя. Чаллы кешесе моңа ышанып, белмәгән кешегә 200 мең сум акчасын  күчерә. Тик акчасын да тауарын да күререгә насыйп булмый аңа. Ир — ат  сатучы белән элемтәгә чыгарга тырышып карый , тик бу нәтиҗәсез була. Соңыннан эшмәкәр полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.

Әлеге сатучы турында интернетта бик күп начар фикерләр күререгә мөмкин икән, тик Чаллы яшәүчесе моңа игътибар итмәгән, күрәсең.

2016 ел өчен Чаллыда 437, республикада 3036 алдау очраклары теркәлгән.

Бәйле