Зөлфәт Зиннуров укырга керергә дип, имтиханнар тапшыра [фото-видео]

Җырчы һәм «Башваткыч» тапшыруның алып баручысы Зөлфәт Зиннуров, үзе кебек үк танылган дуслары белән, имтиханнар биреп йөри.

Укырга керергә нияте барлыгын ул инстаграм бите аша хәбәр итте. 12 августның иртәсендә, имтиханга керер алдыннан: «Аллага тапшырдык!» дип фотосын урнаштырды.

Аллага тапшырдык! #имтихан

Фото опубликовано Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Әлбәттә, күпләрнең «укырга кая керәсез?» дигән сорау туды. Зөлфәтнең җавабы да озак көттермәде. Алып баручы Авыл хуҗалыгы университетына укырга керергә дип, имтиханнар биреп йөри икән.

Зөлфәт урнаштырган видеодан бик күпләр үзләре укыган аудторияне танып алдылар һәм барысына да уңышлар теләделәр.

 

Без әзер! Бугай… #имтихан

Видео опубликовано Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Бәйле