Камаллылар “Сәйдашстанга сәяхәт”кә чакыра

13 августта, 12:00 сәгатьтә Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәм чарасы узачак.

 Бәйрәмдә Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Эмиль Җәләлетдинов,  Айгөл Хәйри, Камал театры артистларыннан Илдус Әхмәтҗанов, Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин, Фәнис Җиһаншин, Ләйсән Фәйзуллина һәм башка яшь артистлар катнашыр дип көтелә. Камаллылар М.Фәйзинең “Галиябану” спектакленнән өзекләр күрсәтәчәк.

Данлыклы композитор музыкасын тамашачыларга Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры җиткерәчәк (София Гобәйдуллина Заман музыкасы үзәге).

Бәйрәмнең сценарий авторы һәм режиссеры җырчы Идрис Газиев.

“Сәйдәшстанга сәяхәт”кә барырга теләүчеләр өчен 13 август көнне иртәнге 9.00 сәгатьтә Камал театры яныннан автобуслар кузгала.

Бәйле