«Ялкау хатын ашы» рецепты

Интернет киңлекләрендә нәрсә генә очрамый. Бу аш рецепты җайлы да, тиз дә. Исеме генә ни тора!
Кирәк булачак:
1 кишер
1 суган
1-2 бәрәңге
4-5 сосиска
150 грамм консервланган яшел борчак
2 литр су
токмач (вермишель)
үсемлек мае
лавр яфрагы
тоз
төрле тәмләткечләр
Әзерләү:
Кайнап чыккан суга (тавык шулпасы булса да ярый, кайсын сайлау — Сезнең карамакта) шакмаклап туралган бәрәңге, токмач (вермишель) салырга. Алар кайнаган арада, майда суган белән кишер, сосискаларны кыздырып алырга. Шулпа кайнап чыккач, кыздырылган продуктларны һәм яшел борчакны салыгыз. Үзегезгә ошаган тәмләткечләрне дә өстәргә була.
«Ялкау хатын ашы» көтмәгәндә кунаклар килеп төшсә бер дигән ризык, чөнки тиз әзерләнә. Ара-тирә ялкауланып алсак та була, шулай бит?

Бәйле