Ни өчен Камал каршында халык «Сәйдашстан”га бармыйча эсседә басып кала?

13 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында  узган «Сәйдәшстанга сәяхәт» сәнгать бәйрәменә 100 артык казанлы бара алмыйча, эсседә басып калган. Иртәнге 9да, халыкны Кызыл Байрак авылына алып барырга тиешле вәгъдә ителгән автобуслар килмәгән.

Камал театры, “Сәйдашстан”га  бара алмыйча калган кешеләргә, ихлас гафу сүзләре җиткерде. Алдагы елны әлеге бәйрәмгә бару өчен бушлай 6 автобус оештырылган булган. Тик 6 нчы автобус, халык булмау сәбәпле, Казанда калган. “Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, быел 5 кенә автобус оештырдык”, дип акланды камаллылар.

Шундый шау – шу булыр дип көтмәгән икән алар. “Икенче юлы транспортны  кирәкле санда оештырырбыз” дип вәгъдә иттеләр театрның матбугат хезмәтендә.

Бәйле