Питрәч үгезе 70 меңләп акчага суелмыйча калып, Казанга сыерлар приютына килә [фото]

Казанның Юдино бистәсендә урнашкан мөгезле эре терлекләр приюты узган атнада бер үгезгә тулылана.

Лилия Газизуллина әйтүенчә, Питрәч районында үстерелгән үгезне суярга теләгәннәр. Әмма хуҗаларның балалары әти-әниләренең бу адымын хупламыйча, терлекне коткарырга теләп, приютка мөрәҗәгать иткәннәр. Приют интернетта үгезне коткару өчен акция башлап җибәргән. Акча җыюда Украина һәм Беларусь гражданнары, Россиянең төрле төбәкләреннән — шул исәптән Новороссийск, Ханты-Мансийск шәһәрләрендә яшәүчеләр өлеш керткән.Тиешле суммадагы акча җыелгач үгезне хуҗаларыннан сатып алып, приютка китергән.

Сатып алган вакытта үгезнең авырлыгы 550 кг булган. Хуҗалар аның бәясен 70 мең сум дип бәяләгән. 2500 сум тәшкил иткән ветеринария белешмәләрен дә исәпкә алып, үгезнең гомуми бәясе  72500 сумга җиткән. Шул рәвешчә, үгезнең килограммы 132 сумга төшкән.

Үгезгә Дандават («баш ию», «баш бөгү») дип исем кушканнар.

Бистәдә урнашкан терлекләр приютында якынча 25 ләп кеше эшли. Сыер һәм үгезләрне исә 5 кеше карый. Малларга азык әзерләүчеләрне, интернетта бу эшне алга җибәрү белән шөгыльләнүчеләрне дә кушып санаганда, 15 кә җыелабыз диде приют вәкиле Лилия Газизуллина.

Приютның тирәсе иске коймалар белән тотып алынган, сарай сыман кечкенә генә алачык ясап куйганнар. Анда сыерлар күбрәк кыш көне яши. Койманың урам ягында 9-10 төргәк печән ята. Безне гаҗәпкә калдырганы шул — биредә сыер фермасына хас ис юк.

“Без ит ашамыйбыз, ягъни вегетарианецлар. 2013 елда Әлмәт районында 3 сыерның бәлага таруы хакында ишеттек. Аларның хуҗасы малларны асрар мөмкинлеге булмагач, аларны суярга ниятләгән булган. Бездә приют булдыру идеясе инде күптәннән бар иде. Күрәсең, үзебез дә моңа өлгергән булганбыздыр”,  ди приют вәкиле әлеге эшне ничек башлаулары хакында.

Әлмәттән приютка кайтартылган 3 сыерның берсе бозаулый һәм алар әлеге 4 терлекне 2 ел асрый. Узган ел Башкортстаннан шалтыратып, тагын 8 сыерны алып китүләрен үтенәләр. Шул очрактан соң приют һәрдаим тулыланып тора һәм аны оештыручылар үзләренең оешмаларын рәсми рәвештә терки. Хәзер биредә барлыгы 24 сыер һәм 2 үгез асрала. Биредә Татарстан авылларыннан гына түгел, Башкортстан, Чувашия, Мари Эл Республикаларыннан да китерелгән терлекләр бар.

Лилия Газизуллина әйтүенчә, приютка күбрәк вегетарианецлар мөрәҗәгать итә. Мисал өчен, гаиләдә бала ит ашамый, ә әти-әнисе иткә дип үгез яки сыер үстерә. Аларны суеп сатмасыннар өчен, ил буйлап акча җыеп, әлеге малны сатып алуны оештыруда гаиләнең яшь әгъзалары үзе дә катнаша, дип аңлатты Лилия Газизуллина. Хәйрия оешмасы буларак теркәлгәнлектән, аларга дәүләт тарафыннан матди ярдәм күрсәтелмәвен дә билгеләп үтте.

Приютта яшәүче иң карт сыерга 13 яшь. Сөт бирә торган сыерлар саны 7. Алардан көнгә якынча 50 литр сөт савып алалар. Аны тирә-юньдә яшәүчеләргә сатып ала, калганыннан сыр ясап саталар.

Лилия Газизуллина быел булган «могҗизалы хәл» турында да сөйләде. Биредә бозауламаган 2 тана сөт бирә башлаган. Приют вәкиле моны сыерларга карата чиксез мәхәббәт нәтиҗәсе, дип аңлатты.

Киләсе елга кооператив төзеп, биредәге малларны Әлмәт районында төзеләчәк приютка урнаштырырга ниятлиләр. Лилия Газизуллина сүзләренчә, кешеләр аларга бары уңай мөнәсәбәттә генә, тискәре фикерләр әлегә яңгыраганы булмады, ди ул.

“Сыер гомер буе кешегә хезмәт итә, аңа сөт бирә. Гомере азагында исә кешедән нәрсә ала, аны бары суялар һәм ашыйлар. Үгезләр, мисал өчен, элек хуҗалыкта техника урынына файдаланылган. Хәзер исә алар иң яклаучысыз хайваннар, аларны бары иткә генә үстерәләр. Ә бит алар трактор кебек техникаларны алыштыра торган көчле мал”,  дип саный Лилия Газизуллина. Киләчәктә приютта үгезләрне өйрәтеп, аларның көчен авыл хуҗалыгында кулланырга ниятли.

Биредә терлекләр гомерләренең соңгы көннәренә кадәр яши. Алар вафатыннан соң, оешма вәкилләре тота торган дин кануннары буенча (приют әгъзалары кришна динендә — авт.) малның мәетен яндырачаклар.Әлегә үз үлеме белән үлгән сыерлар юк.

Сыерларга да әлеге диндәге исемнәрне кушканнар. Аларны Према (Аллака мәхәббәт дигәнне аңлата), Ананда (рухи ләззәт), Нандини, Лакшми, Ханси, Геретхари, Радха, Гакула, Мадхена, Лаванда һ.б. исемнәр белән атап йөртәләр.

Теләге булган кешегә сыерны кулланылышка да тапшыру каралган. Әмма алар малны суеп сатарга яки ашарга мөмкинлекләре булмаячак. Сыерны кеше бушлай алып китә ала, моның өчен приют вәкилләре белән килешү төзергә генә кирәк булачак.

“Сыерга әниегезгә булган кебек мөнәсәбәттә булу кирәк, ул моңа лаек. Безнең әниләребез дә күп дигәндә 1 яшькә кадәр сөт имезә, сыерлар исә гомер буе. Картайгач, аңа һич югы хөрмәт белән карарга”,  дип өнди Лилия Газизуллина.

Тумышы белән Азнакай районыннан булган приют җитәкчесе үзенең әти-әниләренең кызларының бу шөгыленә уңай каравын билгеләп үтте. Лилия Газизуллина бу эшне үзенең яшәү максаты дип саный. Ул гаиләсе булмавын, әмма терлекләрне үзенең гаилә әгъзалары кебек күрүен ассызыклады.

Приют җитәкчесе эре агрофирма җитәкчеләрен дә терлекләрне суймаска өнди. «Сыер сөт бирүдән туктагач, озак яшәми, аларны үлгәнче яшәтергә кирәк. Барысын да акчадан чыгып кына санарга ярамый, акчадан да кадерлерәк кыйммәтләр бар», ди ул.

Лилия Газизуллина һәм аның тарафдарлары, терлекләрне суймаска өндәп, агрофирмаларга һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать белән дә чыгарга уйлыйлар.

Мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүчеләрнең бу приютка карата мөнәсәбәтләрен дә ачыкладык. Чирмешән районының “АГРО-Фирма Кутеминская” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Фәнүзә Гөбәйдуллина мондый эшчәнлекне гомумән кабул итә алмавын белдерде. “Мин мондый хәлне гомумән дә аңламыйм. Бу кешеләргә дә ниндидер бер хәрәкәт вәкилләре кебек кенә карыйм”,  диде ул.

Татар-информ

Бәйле