Кабачкилы аджика рецепты

Кирәк булачак: 05, кг кабачки, 80 г болгар борычы, 80 г кишер, сарымсак, 250 г помидор, 1  ачы борыч, 2 аш кашыгы томат пастасы, 30 г көнбагыш мае, 20-30 г шикәр комы, кирәгенчә тоз, 15-20 г уксус.

Әзерләү:

Кабачки, помидор, кишер, борычларны турарга һәм иттарткыч аша чыгарырга.

Яшелчәләрне яхшылап болгатырга һәм утка куярга. Кайнап чыкканан соң, бутап торып 20 минут пешерергә. Соңыннан, тоз, шикәр комы, көнбагыш мае,  томат пастасы салырга. Теләгән кеше ачы борыч та куша ала. Тагын 10 минут кайнатырга.

Ваклап туралган сарымсакны салгач, тагын 5 минут пешерәсе. Уксус салгач, кайнатып чыгарырга һәм утны сүндерергә.

Аджика бераз суынгач, банкаларга тутырып куярга.

Бәйле