Җиңүгә күп калмады, Казан өчен тавыш бирик!

Казан 200 һәм 2000 сум банкнотасына символ сайлау бәйгесендә беренче урынга менде. 

Ике атна сайлау дәверендә башкала беренче тапкыр лидерлар өчлегенә керде.

20 сентябрьнең 12.00 сәгать вакытына  Севастополь беренче урынга чыкты (143865 тавыш). Аның артыннан Казан урнашты (141319 тавыш). Өченче урында Волгоград тора (140925 тавыш).

Русия Банкы тарафыннан 28нче июньнән “твоя-Россия.рф” сайтында гомумхалык тавыш бирү ачылды. Шунда 200 һәм 2000 сум банкнотасында төшерелер өчен шәһәрләр һәм аларның символлары исемлеге формалашты.

Бу бәйге өч этаптан тора һәм 2016 елның 7нче октябрендә тәмамланачак. Нәтиҗәләрен сез “Россия-1” каналында күрә алырсыз. Яраткан шәһәрегез өчен “твоя-Россия.рф” сайтында тавыш бирегез! Һәркемнең тавышы мөһим!». Җиңү өчен 2546 тавыш җитми.

 

Фото: kazanfirst.ru сайтыннан

Бәйле