Казан халкы бер көн машинасы тора алырмы?

22 сентябрьдә Казанда Автомобильсез йөрү көне узачак.

22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез йөрү көне итеп игълан ителде. Бу акциягә Казан да кушылачак. Казанлылардан, бер көнгә булса да, шәхси машинасыз йөрү сорала.Татарстан экология министрлыгы фикеренчә, бер автомобиль көненә 5-6 кг зыянлы матдәләр чыгара.

Иртәгә җәмәгать транспортлары автомобиль йөртүчеләрен «якты чырай белән» кабул итәчәк.

Яңгырдан курыкмый торган (иртәгә Казанда көчле яңгыр явачак) иң тәвәккәлләре эш урыннарына җәяү яки велосипедта барырга мөмкин.

Мәгълүмат e-kazan.ru сайтыннан
Фото: ivbg.ru сайтыннан

Бәйле