«Голос»ның беренче сезоны финалисты Эльмира Калимуллина эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.
Ул Бауман урамында “Hookah rooms” кальян йортын ачты.
Бу бина өч залдан тора. Беренчесе – иң зуры һәм иң яктысы. Монда артистларның чыгышлары өчен сәхнә урнашкан. Икенче зал – зәңгәр тонда, монда башкалардан аерылып утырыр өчен кабинкалар, бар һәм селфи-дивар, ә өченче залда камин һәм VIP-ложалар бар .
Эльвира Калимуллина шулай ук март аенда, үзенең беренче концерты алдыннан, төшенә тары боткасын ашап утырган Русиянең президенты Владимир Путин кергәнен сөйләгән булган.