Продюсер Илфак Шиһаповка күрәзәче әби: «Бер кара катын җаратмый сине»

Татарстан белән Мари Республикасы чигеннән озак кына азапланып баргач (ул юлларның җимереклеген үзе үткән кеше генә аңлый), урманга ук сыенып утырган кечкенә генә бер авыл йортына туктадык. Каршыга берничә эт өреп чыкты.

Хуҗа хатын этләргә берничә сүз дәшкән иде, әле генә куркыныч булып тоелган этләр уенчак көчекләргә әйләнде дә куйды. Сырпалана-сырпалана безне йорт хуҗасы янына озатты. 60-70 яшьләр чамасындагы Аля апа берүзе яшәп ята. Аның гади генә кеше түгел икәнлеген төпсез күзләренә карау белән аңлыйсың.

Өендә бөтен җирдән үлән, бал, каен тузы исе килә. Бәйләп-бәйләп үләннәр эленгән.
– Теге юлы ай үсештә чакта килергә кушкан идем, молодец, тыңлагансың. Мунча яккан, сиңа дигән сулар әзерләнгән…

…Караңгы мари авылындагы караңгы бер мунчага барап керү күңелдә ничектер шик уятса да, хуҗа хатынның үтәли карашы ук буйсындырды. Мунча эченнән алагаем зур кап-кара мәче килеп чыкты. Ничек пешмәгән ул анда?! Аптыраш.
– Ярар, менә сиңа ясалган су, менә ләүкәгә җәелгән метлек. Менә себерке. Башта парлан, аннан суынырга чыкмый гына, метлек өстендә ят. Аннан тагын кыйна үзеңне себерке белән. Хәлең беткәч, ялангач килеш урамга чыгып, себеркеңне сул кул аша артка атарсың. Артыңа борылып карама.

Мунча өйалдысындагы кара мәче минем һәр адымны күзәтте кебек. Аля апа әйткәнчә эшләдем инде барысын. Ишегалдында ялангач көе сул кул аша себеркене артка томырганда гына күңелләр ничектер пәрә-пәрә килгәндәй булды. Җитмәсә шул мизгелдә песи дә чинап куймасынмы…
Кердем яңадан мунчага. Тагын бер кызып, Аля апа әзерләгән су белән коендым да киенеп кайттым. Ишегалдында теге кара мәче, мин аткан себеркене нәрсәдер эшләтә иде. Әкияттәге кебек булып китте.

Өйдә Аля апа инде үлән чәен кайнаткан, кәртләрен җәеп салган иде.
–Бер кара катын җаратмый сине, – диде ул, күзләремә карап. – Зур эш ачмак йөри. Сине яратмаган – яшәгән генә. Хәзер зурга өметләнә. Син нульдән башларсын, эчмәсәң, уңышка ирешерсең. Тагын бер-ике кил. Ачам мин сиңа юлны. Бернидән дә курык­ма, бозымнарыңны алып ташладык инде. Вак-төяк борчуларсыз булмас – җиңәсең… Мин дә җиңдем. Бетте Аля, дигәннәр иде. Урман ярдәм итте, күк ярдәм итте. Үләннәр, агачлар, үзләренә зыян салмасаң, кешегә гел ярдәм итә алар. Файдалана белергә генә кирәк аларны. Мунчаны да. Минем дә авыр чакларым булды. Эчтем дә.Хәзер капканым да юк. Кирәкми дә…

…Аля апа аркылыга күргәндәй, күзләре белән бәгырьнең иң төпләрен актара кебек. Сөйли дә сөйли. Булганын сөйли, булырдаен да сөйли, нәрсәне булдырмас өчен ни эшләргә икәнен сөйли. Ышанам мин аңа. Чөнки…Чөнки ышаныр өчен Аля апаның күзләренә бер каравың җитә.Табигать тәҗрибәсе тупланган бугай бу мари карчыгына. Аның күзләренә, сүзләренә.
– Киләләр инде. Казаннар да килә, Йошкар-Олалар да, башка җирләрдән дә. Берсен дә кире бормыйм, сорап акча алмыйм – ярамый. Ә мин башкача яши алмыйм, – ди Аля апа мине озатканда.
Рәхәт миңа аның янына барып кайткач. Күңелләр җиңеләеп, кечкенә чактагы әкияттә булып кайткандай кайтам мин аннан. Мари юлының доңгырдыгын да сизмим кебек…

Илфак ШИҺАПОВ, Шәһри Казан

Бәйле