Туган көнен билгеләп үтүче Салават Миңнехановның әнисе нигә елаган? [фото]

16 октябрь көнне танылган җырчы Салават Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә. 

Иң беренче булып Салаватны тормыш иптәше Гүзәлем тәбрик итте.

Социаль челтәрләрдә дә Салават Миңнехановны котлаучылар күп булды. Соңрак җырчы үзе дә инстаграм бите аша барлык котлаучыларга рәхмәтен белдерде һәм сабый чакта төшкән фотосын урнаштырды.

«1979 елның 16 октябрь көне. Бүгенге кебек көн җылы, кояшлы иде. Балалар тудыру йортында мине беренче тапкыр әниемә күрсәткәч, ул елап җибәргән. Әти-әниләребезнең күз яшьләре бары бәхет-шатлыктан гына булсын. Котлауларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!», дигән Салават.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий