Янымда — яратмаган ирем, уйларда — беренче мәхәббәтем [булган хәл]

14-15 яшьләремдә Фәрит исемле бер егеткә гашыйк булдым мин. Ул хисләрне сүзгә генә сыйдырырлыкмы соң? Аны күрсәм, йөзләремә ут каба, аяк астымнан җир убылып киткәндәй була иде. Фәритне уйламаган бер генә минутым да булмады. Аңа багышлап, әллә ничә көндәлек тутырдым.

Ә Фәрит сиздеме соң дисезме? Белмим. Сизгән булса да, ут янып торган, мәктәпнең иң алдынгы укучысы янына килергә кыймагандыр ул. Мин әти-әниемнең бердәнбер кызы, һәрвакыт матур киендем, бар нәрсәм җитеш иде. Ә аларның гаиләсендә биш малай, Фәрит иң олысы, әти-әнисе көне-төне эштә булганлыктан, энеләре дә, йорт, каралты-кура да аның җилкәсендә. Уртача гына киенгән, беркайчан да йокысы туймаган Фәрит үзен миңа тиң түгел дип уйлагандыр инде, күрәсең. Их, батырлыгын җыеп, яныма килгән булса шунда!..

Минем арттан Рәис исемле егет йөри башлады. Миннән ике яшькә олы Рәиснең әтисе – хуҗалык бригадиры, әнисе шунда ук бухгалтер булып эшли. Һәрвакыт фырт киенсә дә, Рәис әлләни чибәр түгел иде. Ләкин авылның иң бай егетләренең берсен мин никтер кире бормадым. Мине башка егет белән күреп, Фәрит әзрәк кыймшанмас микән дип өметләнгәнмендер инде. Тора-бара без Рәис белән егет-кыз булып йөри башладык.

Яраттыммы мин Рәисне? Юк, әлбәттә. Алай гына да түгел, мин аннан бераз җирәнә дә идем. Ул кочаклый башласа, кыбырсыйм, этеп җибәрәм, ә ул моны минем тыйнаклыгым дип кабул итә иде. Ләкин минем аның белән очрашуыма әнием, аннан бигрәк әбием бик сөенә иде. Минем аларны да борчыйсым килмәде. Яратмасам да, Рәис белән йөрүемне дәвам иттем. Клубка да бик чыкмаска тырыштым, чөнки аның белән дусларым янында күренергә хурлана идем. Юк, начар егет түгел иде ул. Ләкин аңа карата җылылык хисләре миндә туа алмады. Күңелемнән генә мин һаман да Фәритне ярата идем. Очраклы гына күзгә-күз очрашкан чакларда, кызарып китүемне үзем дә сизәм, ул да сизгән булгандыр, чөнки кайчакларда озак, моңсу итеп миңа карап торгалый иде. Тик яныма килеп сүз башлый алмады. Мин дә, кызлар горурлыгымны берничек тә җиңә алмый идем, үземнән кычкырып көлсә, башкалар янында хур итсә?

Мәктәпне тәмамлап, институтка кереп бер генә ел укып калдым, Рәис әти-әнидән килеп, минем кулымны сорады. Минекеләр, әлбәттә инде, бер-берсен сөйгән ике йөрәкнең арасына кермибез дигән булып, шунда ук ризалыкларын бирергә ашыктылар. Кайсы ата-ананың үз баласын җитеш тормышта яшәтәсе килмәсен, ди. Әни инде минем Рәискә карата ясалма җылылыгымны да сизә башлаган иде бугай. Ләкин артык төпченеп маташмады.

Без өйләнешеп яши башладык. Иремнең әти-әнисе район үзәгеннән фатир алып бирде. Яшәп китүләре бик авыр булды миңа. Рәис мине назларга тели, ә минем җирәнүдән каз тәннәрем кабара. Шулай итеп яши торгач, беренче балабыз Рәмис туды. Бала тугач, тормышым бераз җайга төште, инде бар җылылыгымны аңа бирә башладым.

Зарланмыйм, бар нәрсәм дә җитеш минем, иң затлы тун киям, иң яхшы машинада йөрим. Табыныбыз һәрчак мул, диңгезгә дә барганыбыз бар. Ләкин арада җылылык юк. Аның эштән кайтып кергәнен зарыгып көтмим, берәр хатын-кыз белән сөйләшеп торганын күрсәм дә көнләшмим. Бер өйдә ике чит кеше кебек яшәп ятабыз шулай. Ирем дә күнекте булса кирәк, ул болай да артык пошына торган кеше түгел. Ашарына әзер булса, шул җиткән. Бәлки үзем салкын булганга, ул шундыйдыр. Белмим. Ләкин безнең арада иң мөһиме – сөю юк. Кайбер гаиләләргә карыйм да, сокланып туя алмыйм. Бер-берләренә күзләреннән мәхәббәтләре тамып кына тора. Безнең арада менә шул җылылык юк шул.

Кайчандыр яшь чагымда горурлыгымны җиңә алмыйча, үзем сөймәгән кешегә кияүгә баруым өчен бик үкенәм хәзер. Егет кешедән игътибар көтеп-көтеп тә, булмый икән, кайчак беренче игътибарны үзең дә ясасаң буладыр ул дим хәзер. Егетләр! Кыз бала сиңа күзен мөлдерәтеп карап тора икән, бу тиккә түгел, шуны белсәгез иде. Бу хатны да яшьләргә гыйбрәт булсын дип яздым. Ихлас хисләрне берни алыштыра алмый икән.

Гүзәл.

Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле