Коррида салаты рецепты

Әлеге салатны катлам-катлам итеп ясыйлар.

1 рәт

3-4 помидорны шакмаклап турарга. Сарымсакны вак итеп турап, помидор янына салырга һәм яхшылап болгатырга. Помидордан чыккан артык суны түгәргә. Помидорны майонез белән майланган тәлинкәгә бушатырга һәм өстен тагын бер кат майонез белән сыларга.

2 рәт

Краб таякчыкларын турап, помидор өстенә тезәргә һәм майонез белән сыларга.

3 рәт

Консервланган кукуруз+майонез.

4 рәт

Сырны угыч аша үткәрәбез һәм кукуруз өстенә салабыз. Тагын бер кат майонез белән сыларга һәм салатны киптергән ипи (сухариклар) ярдәмендә бизәргә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий